“Ышанычлы элемтә” сервисы Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучының шәхси кабинетына рөхсәтсез керүдән һәм мошенниклык гамәлләреннән яклауның өстәмә чарасы булып тора. Ышанычлы зат булып торучы кешегә Сезнең шәхси кабинетыгызның куркынычсызлыгы белән бәйле гамәлләрне раслау өчен запрослар киләчәк.
“Киберһөҗүмнәр һәм мошенниклык очраклары арту шартларында шәхси мәгълүматларны яклауның барлык мөмкин булган чараларын куллану бик мөһим”, - диләр Юстиция министрлыгында.
Шунысы мөһим, ышанычлы зат кулланучының шәхси кабинетына керә алмый һәм аның исеменнән нинди дә булса гамәлләр башкара алмый.