Татарстан Премьер-министры Россия Төзелеш һәм ТКХ министры белән бергә Казанның Киров районы судының яңа бинасын карады. Эш визитында шулай ук юстиция министры урынбасары Марат Низамиев та катнашты.
Суд Правосудие урамындагы заманча дүрт катлы бинада, Мәскәү районы суды янында урнашкан.
Судьяларның 15 составы эше өчен 13 утырыш залы булдырылган: 6 сы җинаять эшләре өчен һәм 7се административ эшләр өчен. Барлык бүлмәләргә дә кирәкле җиһазлар һәм документларны саклау системалары куелган.
Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алдарак хәбәр иткәнчә, республикада җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа старт алды. Программага 44 бина кертелгән.