2025 елда Татарстан муниципалитетларына хокукый ярдәм йөзеннән 200дән артык мәгълүмати материал җибәрелде

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләргә хокукый эшнең сыйфатын яхшырту өчен 200дән артык аналитик һәм мәгълүмати материал җибәрелде. Муниципалитетлар методик тәкъдимнәр белән 188 мәгълүмати хат һәм аңлату хатлары, 7 муниципаль норматив акт проекты үрнәге һәм законнардагы үзгәрешләргә 29 күзәтү алдылар.

Без муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә аерым игътибар бирәбез, чөнки муниципалитетларда юридик кадрлар алмашыну мәсьәләсе актуаль булып кала, - дип билгеләп үтте юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

Хисап чорында белгечләрнең квалификациясен күтәрү өчен 46 укыту чарасы үткәрелде. Моннан тыш, Министрлык вәкилләре хокукый һәм методик ярдәмне урыннарда күрсәтү өчен муниципалитетларга чыктылар.

Статистика буенча, җирле үзидарә органнарының юридик бүлекчәләрендә яңа кабул ителгән хезмәткәрләрнең 80% ы 2025 елда Татарстан Юстиция министрлыгында стажировка узган.

2026 елда стажировкаларның дистанцион форматын кертү планлаштырыла, бу белгечләрне җәлеп итүне арттырырга һәм уку процессын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде Мөхәррәм Мансур улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International