Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкын кар күп явачагын фаразлауга бәйле куркынычлар турында кисәтә.
Кар күп яву берничә юнәлеш буенча җитди куркыныч тудыра:
- кар кәрнизләре, бозлавык барлыкка килә һәм бигрәк тә рельефы тигезсез булган урыннарда кар ишелеп төшү куркынычы туа;
- кар чокырларны, тотрыксыз конструкцияләрне һәм зарарланган агач ботакларын күмеп, аларны күренемәслек итәргә, шуның белән кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин;
- җәяүлеләр һәм транспорт чаралары хәрәкәте шактый кыенлаша.
Гражданнарга сак булырга, метеорологик фаразларга колак салырга киңәш ителә.