2025 ел йомгаклары буенча Татарстан муниципаль регистрга кертелгән норматив хокукый актлар саны буенча Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап кала. Бу нәтиҗәгә ирешүдә документларны регистрга кертү процессын уңышлы цифрлаштыру сизелерлек роль уйнады.
2022 елдан республикада RPA (Robotic Process Automation) системасы эшли, ул Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталыннан муниципаль актларны автоматик режимда эшкәртә һәм регистрга кертә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча автомат рәвештә эшкәртелгән документлар өлеше 77% тәшкил иткән.
“Процессны автоматлаштыру муниципаль актлар белән эшне сизелерлек оптимальләштерергә, вакыт чыгымнарын кыскартырга һәм регистрны формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде”, - ди министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.
Шул ук вакытта Порталда документларны урнаштырганда муниципалитетлар җибәргән хаталар аркасында автоматлаштыруның йөз процентлы күрсәткеченә ирешү әлегә мөмкин түгел. Статистика буенча, республикада мондый хаталар өлеше 7% тәшкил итә.
Министр урынбасары сүзләренчә, бу кыенлыкны хәл итү өчен Юстиция министрлыгы муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре өчен портал функционалын дөрес куллану буенча өйрәтү чараларын үткәрүне дәвам итәчәк.