ТР Юстиция министрлыгында Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидат билгеләделәр

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасында Министрлыкны тәкъдим итәчәк иң яхшы дәүләт хезмәткәрен сайладылар.

2025 ел нәтиҗәләре буенча ике кандидат билгеләнде: министр урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Дамир Нәзир улы Нуруллин. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин комиссия утырышында чыгыш ясап, ике кандидатның да һөнәри сыйфатлары турында ихтирам белән сөйләде.

Дамир Нуруллин турында әйткәндә, министр аның Министрлыктагы намуслы эшен югары бәяләде һәм үзен перспективалы һәм максатчан белгеч буларак күрсәтүен ассызыклады.

Мөхәррәм Ибәтов турында сөйләгәндә министр аның Министрлык эшчәнлегенә керткән зур өлешен билгеләп үтте: “Мөхәррәм Мансур улының эшен вазифаи бурычлар кысаларына гына сыйдырып булмый. Ул төп эшен Министрлыгыбызның Ветераннар советы белән дә җитәкчелек итеп, уңышлы алып бара. Аның тырышлыгы белән юридик хезмәт ветераннарына тиешле ярдәм күрсәтелә һәм алар Юстиция министрлыгы тормышыннан хәбәрдар булып торалар”, – дип өстәде Рөстәм Заһидуллин.

Ветераннар советы әгъзасы Александр Михайлович Чашин үз чиратында: “Мөхәррәм Мансур улы өлкән буынга игътибарлы булуы һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе, яңа гына эшли башлаган белгечләр белән бай тәҗрибәсен уртаклашырга әзер булуы һәм һәр коллегасының иминлеге турында эчкерсез кайгыртуы белән аерылып тора”, - дип өстәде.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары бертавыштан Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы кандидатурасын хупладылар.

Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы республиканың рәсми порталында махсус бүлектән гыйбарәт, анда һөнәри эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләр күрсәткән дәүләт граждан хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырыла. Мактау тактасына кую ел саен республиканың һәр дәүләт органында сайлап алу нәтиҗәләре буенча үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International