Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышы узды. Утырышта “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.79 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты турында фикер алыштылар.
Закон проекты Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар, аерым алганда, транспорт чаралары парковкасы кагыйдәләрен бозуга бәйле эшләрне карау вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен хокукый база булдыруга юнәлдерелгән.
“Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында халык саны буенча сигезенче урында һәм автопарк зурлыгы буенча унынчы урында тора. Иң кискен проблемаларның берсе - шәһәр урамнарында һәм ишегалларында күпләрнең парковка кагыйдәләрен бозуы”, - дип билгеләп үттеләр утырышта.
Дөрес итеп яки дөрес урынга куелмаган автомобильләр юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудырып кына калмый, ә ашыгыч хезмәтләр эшенә дә комачаулый, гражданнарның шикаятьләренә нигез бирә.
“Практика күрсәткәнчә, транспорт чараларын тоткарлау мондый хокук бозулар белән көрәшнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Әмма хәзерге вакытта мондый карарны бары тик ЮХИДИ хезмәткәрләре генә кабул итә ала, ә аларның саны исә чикләнгән”, - дип аңлаттылар фикер алышу барышында.
Закон проектында вәкаләтләрне тапшыру Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырылачак дип каралган. Инициативаны гамәлгә ашыру федераль бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк һәм республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырылачак.
“Закон проектын кабул итү ЮХИДИ хезмәткәрләренә йөкләнешне һәм административ чыгымнарны киметергә, хокук бозуларга каршы гамәлләрнең оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу юлларда хокук тәртибен саклауга һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклады фикер алышуда катнашучыларның берсе.
Мондый вәкаләтләр инде Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь һәм Мәскәү өлкәсе башкарма хакимияте органнары тарафыннан уңышлы гамәлгә ашырыла. Утырыш нәтиҗәләре буенча эш төркеме әгъзалары әлеге закон проектын хуплау һәм алга таба инициативаны алга җибәрү турында карар кабул иттеләр.