Татарстан муниципалитетлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларын арттырды

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Соңгы дүрт елда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен муниципаль ярдәм чаралары саны ике тапкырга артты, 2026 елның 1 апреленә аларның саны 3082гә җитте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын билгеләү буенча кабул ителә торган муниципаль актларны исәпкә алып кына калмый, аларны эшләүдә һәм камилләштерүдә дә методик ярдәм күрсәтә.

Әгәр 2022 ел ахырында без 1360 ярдәм чарасын теркәгән булсак, бүген алар инде өч меңнән артык. Бу безнең республика өчен Ватанны саклаучылар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов. – Ярдәмнең тормышның барлык төп өлкәләрендә күрсәтелүе аеруча мөһим, салым ташламаларыннан алып балаларга белем бирүгә һәм психологик ярдәмгә кадәр”, - дип өстәде министр урынбасары.

Муниципаль регистрга ярдәмнең 16 төре турында белешмәләр кертелгән, алар арасында гражданнарны үзара салым акчаларын түләүдән азат итү, җир салымы һәм физик затларның мөлкәтенә салым буенча ташламалар киң таралган.

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә - бу мәктәпләрдә түләүсез туклану, балалар бакчалары өчен түләүдән азат итү, лагерьларга юлламалар алу һәм мәгариф учреждениеләренә чиратсыз алыну хокукы.

Юстиция министры урынбасары сүзләренә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң күп ярдәм төрләрен Алабуга һәм Менделеевск районнарында тәкъдим итәләр - монда унбер төрле ташлама һәм ярдәм программалары бар. Казанда, Актаныш, Әлмәт һәм Кайбыч районнарында хәрбиләрнең гаиләләре ярдәмнең ун төреннән файдалана ала.

Ярдәм чаралары турындагы барлык мәгълүматны гражданнар Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында карый алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International