Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөек Җиңү хөрмәтенә һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында иҗади конкурслар үткәрде

2026 елның 24 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында иҗади конкурслар уздырды.

“Онытмаска ант итәбез!” дип аталган шигырь укучылар конкурсы  һәм “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” дип аталган  рәсем конкурсы  Министрлык тарафыннан инде 16 ел уздырыла. Быел аларда 62 бала - Министрлык, җәмәгать судьялары аппаратлары, ведомство учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм хезмәт ветераннарының балалары һәм оныклары катнашты.

Яшь шигырь укучылар жюрины хәрби тематиканы тирәнтен аңлаулары белән таң калдырдылар. Сугыш турындагы шигырьләрне укыганда алар беркемне дә битараф калдырмый торган ихлас хисләрне җиткерделәр. Катнашучыларның иҗади эшләрендә тарихның төп моментлары: Кызыл мәйданда Җиңү Парады, фронтовикларның өйләренә кайтуы, легендар Т-34 танклары, Мәскәү өстендә бәйрәм салюты чагылдырылган. Кайбер балалар үзләренең рәсемнәрен заман геройларына - махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлаганнар.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүләкләр тапшырганда барлык катнашучыларны якынлашып килүче 9 май белән котлады. Безнең уртак бурычыбыз - Җиңү Көне турындагы, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган бабаларыбыз  турындагы истәлекләрне саклау, - диде министр. Рөстәм Заһидуллин балаларга һәм аларның ата-аналарына конкурсларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Мондый талантлы һәм иҗади балаларны күрү бик күңелле. Сезгә - катнашуыгыз өчен, ә сезнең әти-әниләрегезгә -  сезгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт!».

Комиссия утырышы йомгаклары буенча түбәндәге җиңүчеләр игълан ителде:

Алар Ватан өчен көрәштеләртемасына рәсем конкурсында

 5 яшьтән алып 10 яшькәчә (бу яшьне дә кертеп) категориядә:

1 урын - Абдуллина Амалия Альберт кызы, 9 яшь

 2 урын - Хафизов Самат Илдус улы, 9 яшь

 3 урын – Хафизова Сәидә Илдус кызы, 5 яшь

11 яшьтән алып 17 яшькәчә (бу яшьне дә кертеп) категориядә:

1 урын - Петрова Элина Сергеевна, 16 яшь

 2 урын - Гобәйдуллина Ралина Артур кызы, 16 яшь

 3 урын - Гарифуллина Ралина Гадел кызы, 17 яшь

“Онытмаска ант итәбез!” дип аталган шигырь укучылар конкурсында

10 яшькә кадәрге (бу яшьне дә кертеп) категориядә:

1 урын - Сираева Сафия Айдар кызы, 7 яшь

 2 урын - Сираева Сәидә Айдар кызы, 10 яшь

 3 урын - Хафизова Сәидә Илдус кызы, 5 яшь

11 яшьтән алып 17 яшькәчә (бу яшьне дә кертеп) категориядә

1 урын - Титов Савелий Павлович, 11 яшь

2 урын - Шиһабиева Самира Фәрһад кызы, 13 яшь

 3 урын - Лисенков Иван Григорьевич, 13 яшь

Һәр яшь категориясендә 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы урыннарны алган катнашучыларны конкурс лауреатлары дипломнары белән бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы республика халкын  якынлашып килүче Җиңү көне – халкыбызның батырлыгы һәм ныклыгы символы булып калачак бәйрәм белән чын күңелдән котлый. Күгебез тыныч булсын, кояш яктырак балкысын! Иминлек һәм бәхет телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International