Казанда Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы узды. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин доклад белән чыгыш ясаганда суд участокларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталды.
Министр ассызыклаганча, суд участокларындагы иминлек республика Юстиция министрлыгының өстенлекле бурычы булып тора. “Хәзерге вакытта республика җәмәгать судьяларының барлык суд участоклары биналары, видеокүзәтү, бинага керү мөмкинлеген контрольдә тоту системалары һәм металлодетекторларны да кертеп, заманча куркынычсызлык системалары белән җиһазландырылган”, - диде Рөстәм Заһидуллин.
Министр мәгълүматы буенча, эш вакытында суд участоклары биналарын һәм урыннарын саклауны суд приставлары тәэмин итә, ә эш вакыты чыккач объектлар сак-янгын сигнализациясенә тоташтырыла. Бинага керүчеләрне үткәрү пунктларын техник яктан җиһазлауга аерым игътибар бирелә. Барлык постлар да гадел хөкемнән качып йөрүче затларның, башкарма производстволар буенча бурычлыларның электрон мәгълүмат базалары, шулай ук бурычлыларны, аларның мөлкәтен һәм балаларын эзләү базалары булган компьютерлар белән җиһазландырылган.
“Штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирү өчен барлык суд участоклары ведомстводан тыш сак пультына чыгаручы тревога сигнализациясе төймәләре белән җиһазландырылган”, - дип белдерде министр.
Суд участокларының куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру өчен 2026 елда суд приставлары хезмәте белән уртак өйрәнүләр комплексы планлаштырылган. Министр аңлатканча, тренировкалар Татарстанның Менделеевск һәм Алексеевск районнарында, шулай ук Казанның Мәскәү районында узачак. Бу чаралар персоналга гадәттән тыш хәлләр очрагында үз-үзләрен тоту күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Беренче өйрәнүләр март ахырында Яңа Савин суд районы участокларында уңышлы үтте.