2007 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашында узган “Түбән Кама муниципаль районының “Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы” муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый үсеше турында” мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә эшендә катнашты.
Киңәшмә эшендә республика министрлыклары, Татарстан Республикасы территориясендәге федераль хезмәтләр җитәкчеләре, шулай ук республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.