Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Коррупциягә каршы көрәш чаралары турында” матбугат очрашуы

2007 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе
2007 елның 7 февралендә ТР юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш” турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру буенча чаралар турында фикер алышуга багышланган матбугат очрашуында катнашты.
Коррупциягә каршы көрәш проблемасы турында сөйләшүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе З.Г.Яһүдин, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Г.С. Галимов, ТР Президенты Аппаратының Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча бүлек җитәкчесе Ш.Х.Дәүләтгилдиев катнашты.
Узган елның май аенда көченә кергән Татарстан законы коррупциягә каршы көрәшнең тәэсирле механизмын билгеләүгә юнәлдерелгән. Ләкин безнең республикада бу өлкәдәге җинаятьләр саны арта бара. Коррупциягә каршы көрәш проблемасы республикабыз халкын гына түгел, ә бөтен Россия халкын да борчый.
Матбугат очрашуында катнашучылар фикеренчә, коррупциягә каршы чаралар системасын тормышка ашыруның иң мөһим юнәлешләре булып закон чыгару һәм хокукый норматив-хокукый актларына коррупциячел булу-булмауга экспертиза, иҗтимагый тормышның һәм хуҗалык эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге коррупция һәм коррупциячел күренешләр мониторингы, коррупциягә каршы пропаганда һәм уку-укыту тора.
Матбугат очрашуында катнашучылар республикабыздагы коррупциягә каршы көрәш процессы һәм аның ничек тагы да нәтиҗәлерәк итеп булу турында сөйләделәр.ТР юстиция министры М.М.Корманов республика министрлыкларында һәм ведомстволарында эшләнгән коррупциягә каршы программаларның төп юнәлешләренә тукталды. “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш” турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча бер елга гомумиләштерелгән хисапның март башында ТР Президентына һәм ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәге турында билгеләп үтелде.
ТР Прокуроры урынбасары исә үз чиратында журналистларга республика Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча эше турында сөйләде, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының гамәлдәге законнарны бозу фактлары буенча һәм узган елда булган коррупциячел җинаятьләрнең статистикасын китерде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International