Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы югары белем бирә торган уку йортларын тәмамлаган юристларга Татарстан Республикасы үзәк аппаратында яисә җәмәгать судьяларының суд участокларына эшкә урнаштырырга тәкъдим итә.
“Безнең команда әгъзасы булып, Сез үзегезнең һөнәри белемнәрегезне һәм күнекмәләрегезне кулланып кына калмыйча, бәяләп бетергесез тәҗрибә туплаячаксыз һәм киләчәктә карьера үсеше мөмкинлеге алачаксыз”, - ди Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Илдус улы Заһидуллин.
Юстиция министрлыгы тәкъдим итә:
- рәсми эшкә урнашу һәм социаль гарантияләр;
- карьера үсеше һәм остазлык;
- тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү;
- ел саен түләүле отпуск;
- ел саен диспансеризация;
- эшне уку белән бергә алып бару мөмкинлеге
- һәм хезмәт законнары һәм дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар нигезендә башка шартлар.
Хезмәт шартлары һәм вакансияләр турында тулырак - монда.
Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегеннән +7 (843) 222-60-26, +7 (843) 222-60-27) телефоннар аша алырга мөмкин.