Дәүләт хезмәтләре порталында “Тормыш ситуацияләре” сервисы үсеш ала. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкына җәмәгать судьяларына процессуаль документларны Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыру мөмкинлеге турында искә төшерә. Заманча һәм уңайлы онлайн-сервислар “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты буенча үсә.
Күптән түгел генә Татарстанда җәмәгать судьяларына документлар тапшыру өчен бер генә электрон мәйданчык – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы эшли иде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча 2025 ел ахырында Дәүләт хезмәтләренең федераль системасы белән интеграция тәмамланды. “Республиканың җәмәгать юстициясе системасын цифрлаштыру бюрократик йөкләнешне сизелерлек киметергә һәм миллионлаган бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирде”, – дип ассызыклыйлар Министрлыкта.