ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясе

2007 елның 9 феврале, җомга
2007 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров коллегия әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда Татарстан Республикасы ЗАГС органнарының 2006 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды һәм 2007 елга бурычлар билгеләнде.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы ЗАГС органнарының 2006 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2007 елга бурычлар, шулай ук “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру турында ТР МКның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Ф.А.Илдарханова җиткерде.
Доклад турында фикер алышуда Тукай, Бөгелмә муниципаль районнары башкарма комитетларының ЗАГС бүлекләре җитәкчеләре, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Н.А.Никифоров, Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Л.В.Кузьмина, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.А.Фомин, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре чыгыш ясады.
Эш нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына тапшырылган җирле үзидарә органнары тарафыннан граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу дәүләт вәкаләтләрен үтәүне контрольдә тотуга юнәлтелгән чараларны эшләргә, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүматны Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм ведомстволарына тапшыру тәртибе турында эшчәнлекне җайга салучы норматив хокукый актларны федераль законнарга туры китерергә, авыл һәм шәһәр җирлекләренең башкарма комитетлары шартларында район һәм республика дәрәҗәсендәге ЗАГС бүлекләренең “Граждан хәле актларын теркәү” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын төзү бөенча эшне дәвам итәргә карарлар кабул ителде.
Коллегиядә “ЗАГС – 2006 ел лауреаты” смотр-конкурсына йомгак ясалды. Анда Актаныш, Арча, Лаеш, Алабуга муниципаль районнары башкарма комитетларының ЗАГС бүлекләре җиңүчеләр булып танылды.
Тармакның бер төркем хезмәткәрләре күпьеллык тырыш хезмәт өчен “ЗАГС органнарында күрсәткән мактауга лаек хезмәтләре өчен” билгесе һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер–министры  Р.Н.Миңнеханов, шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты,  Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре һ.б. катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International