Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетын үтәү турында коллегия
2007 елның 9 феврале, җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең берләштерелгән утырышы эшендә катнашты. Анда 2006 ел өчен Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетын үтәү йомгаклары китерелде һәм 2007 елга Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары билгеләнде.
Үз хезмәтләренең 2006 елдагы эш йомгаклары турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча үтәүче М.Р.Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р.Гыйзатуллин, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.Р.Зарипов җиткерде.