«Татарстан чаңгы юлы - 2007»дә Юстиция министрлыгының чаңгы юлы

2007 елның 12 феврале, дүшәмбе
«Кыш булмаса әгәр шәһәрләрдә, авылларда, бу күңелле көннәрне белмәс идек без беркайчан да» дип җырлана популяр бер мультфильмда.
«Татарстан чаңгы юлы - 2007»дәге Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең чаңгыдагы узышлары күңелле, дәртле, бәйрәмчә генә булып калмыйча, уңышлы да булда әле. М.М.Корманов җитәкчелегендә Минюст чаңгычылары командасы якшәмбе көнне бердәм рәвештә чаңгыга басты. Чаңгыда йөрү министрлыкның күп кенә хезмәткәрләре өчен иң яраткан кышкы спорт төре булып тора һәм бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашу – ул үз көчеңне тикшереп карау һәм үзеңнең физик мөмкинлекләреңне раслау ысулы иде.
VIP-узышта безнең министрның җиңүе – үзеңнең яхшы физик формада булуның дәлиле булды.
Мидхәт Мәзгутович студент елларыннан ук чаңгы буенча I разрядка ия, спорт белән шөгыльләнергә ярата һәм спорт формасын һәрдаим тотып тора. Яңа министр М.М.Корманов килгәч, министрлыкта футбол командасы оештырылды, аның дилбегәсе - министрның үзендә. Һәр атна саен күнекмәләр ясау командага иптәшләрчә матчларда һәм ярышларда җиңүләр дә алып килде инде. Шушы чыныкканлык һәм күнекмәләр, спорт ярышы дәрте «Татарстан чаңгы юлы - 2007»дә дә министрга җиңәргә ярдәм итте.
Мидхәт Мәзгутович, без Сезне тәбрик итәбез һәм Сезнең белән горурланабыз! Шулай дәвам итсен! Үзләренең җитәкчеләре артыннан хезмәткәрләре дә тартылды. Чаңгы кроссында үз ихтыярың белән һәм массакүләм катнашу – коллективтагы сәламәт климатның яхшы күрсәткече ул. Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре чаңгы ярышына хезмәт машинасында да, җәмәгать транспортында да, шулай ук үзләренең автомашиналарында да ашыкты. Алар арасында машина рулен һәм чаңгыларны да бертөрле яратучы автоледилар да бар.
Минюст командасындагы кәеф башыннан ук көр, күңелле, шаян иде. Һава торышы да нәкъ менә чаңгы өчен: салкынча, кайвакыт болытлар арасыннан кояш та елмаеп куя. Кышкы бәйрәмнең концерт мәйданыннан һәркемгә таныш һәм һәркемнең кәефен күтәрә алырлык җырлар агыла. Менә ярышларда катнашучыларны сәламләделәр.
Беренче старт – VIP-узыш. Барысы да чаңгы юлына басты. Озак та үтмәде, 2 километр ара артта калды. Финишка кадәр чаңгычылар командасының барлык әгъзалары да килеп җитте. Монда аларның һәрберсенә дә ярышларны оештыручылардан бүләкләр – сувенирлар көтә иде. Ә кечкенә балалары булган аналар балаларына дип уенчыклар белән бүләкләнде.
Чаңгы юлы артта калды. Барысы да «Газель»га. Анда бальзамлы кайнар чәй һәм бутербродлар, бер-берсенең сүзен бүлә-бүлә кыш, ярышлар турында сөйләшүләр, шаяртулар һәм киләсе кышкы узышлар бары тик бер елдан соң гына дигән кызганулар, үкенечләр. Ә кемгәдер чаңгы юлы бик кыска тоелган: тәменә кереп кызып өлгергәнче – финиш та якынлашкан.
Спорт мәйданындагы алсу йөзләрне чагылдырган фоторәсемнәр «Каенлык»та узган кышкы бәйрәм турында искә төшерер.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International