2009 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2008 елның 15 декабрендә кабул ителгән 4-ТРЗ номерлы “Татарстан Республикасының Гаилә Кодексы”на кул куйды.
Документ белән федераль закон тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары вәкаләтләренә бирелгән гаилә мөнәсәбәтләре, шул исәптән уналты яшь тулганчы өйләнешү тәртибе һәм шартлары, ирнең яки хатынның фамилиясен сайлау, балага исем кушу үзенчәлекләре, опекунга (попечительгә) баланы тәрбияләгән өчен акча түләү тәртибе һәм күләме, тәрбиягә алучы ата-аналарга түләнергә тиешле акча күләме, тәрбиягә алучы гаилә турындагы килешүнең эчтәлеге һәм өйләнешү-гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле башка мәсьәләләр җайга салына.
Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач көченә керә.
“Батырлар. Герои Татарстана” программасы җиңүчесе, майор, махсус хәрби операция ветераны Рөстәм Нигъмәтҗанов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе утырышы белән берлектә узды.
2026 елда Татарстанда җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа башланып китә. Программага 44 бина кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм республика Юстиция министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле уртак утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкының игътибарын суд тикшерүләре турындагы мәгълүматны рәсми мәгълүмат ресурсларында бастырып чыгаруның котылгысыз булуына юнәлтә.