Тарловка поселогында яшәүчеләр белән очрашу

2007 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе
2007 елның 14 февралендә юстиция министры М.М.Корманов “Алабуга” муниципаль берәмлегенең шәһәр советы аппараты җитәкчесе М.Ш.Йосыпов һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Р.М.Усманова белән бергә Тарловка поселогында яшәүчеләр белән очрашты. Җитәкчеләр очрашуга аеруча четерекле мәсьәлә белән килде: Тарловка поселогы халкы үзләренең поселогы кайсы муниципаль районга караячакны билгеләргә тиеш, чөнки торак пункт буларак ул рәсми документларда юридик теркәлмәгән һәм Алабуга, Тукай һәм Чаллы муниципаль районнары тоташкан урында урнашкан.
Мидхәт Мәзгутович Тарловкада яшәүчеләр белән әңгәмәсендә әлеге мәсьәләне чишүнең өч вариантының да уңай һәм тискәре якларын аңлатты.  
Беренче вариант – “Чаллы шәһәре” шәһәр округы составында калу, әмма бу вакытта территориаль җәмәгать җирле үзидарәсе төзергә кирәк булачак.
Икенче һәм өченче вариантлар – Алабуга я Тукай муниципаль районнары составына керергә һәм Тарловка торак пункты юридик статусын бирергә. Бу очракта поселокта үз җирле үзидарәсе, димәк үз бюджеты, үз салымнары, җыемнары һ.б. булдырылачак.
Фикер алышулар һәм юстиция министрына бирелгән күпсанлы сораулар нәтиҗәсендә халык мәсьәләнең ахыргы карарын референдумга чыгару өчен агымдагы елның беренче кварталы дәвамында, тәкъдим ителгән вариантларны җентекләп өйрәнеп, бердәнбер дөрес карарга килергә тиеш булачак 5 кешедән торган инициатив төркем төзергә дигән нәтиҗәгә килделәр.
М.М.Корманов, Тарловкада яшәүчеләргә барлык  тәкъдим ителгән вариантларның финанс якларын җентекләп аңлату өчен, алар белән очрашуга ТР Финанслар министрлыгы җитәкчелеге белән килергә вәгъдә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International