Юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы судьялары конференциясендә чыгыш ясады

2007 елның 16 феврале, җомга
2007 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы судьяларының IV нче берләшкән хисап-сайлау конференциясендә катнашып, “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү буенча эш турында” доклады белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турында нигезләмә нигезендә Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруны тәэмин итү бурычын тормышка ашыра.
М.М.Корманов үзенең чыгышында конференциядә катнашучыларга җәмәгать судьялары участокларының матди-техник яктан тәэмин ителеше турында, җәмәгать судьялары аппаратына хезмәткәрләр сайлау, аларның социаль яклануы турында, аларның квалификацияләрен күтәрүне оештыру турында мәгълүмат бирде.
Министр 2007 елга Министрлыкның бу юнәлештәге планнары белән уртаклашты, җәмәгать судьялары саны арту турында, һәм шуңа бәйле рәвештә аларның аппараты хезмәткәрләре арту һәм яңа җәмәгать судьялары участоклары барлыкка килү турында әйтеп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International