ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы закон проектларын эшләү буенча эшче төркем утырышы

2007 елның 17 феврале, шимбә
2007 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру белән бәйле Татарстан Республикасы закон проектларын эшләү буенча эшче төркем утырышы булды.
Утырышта эшләнеп бетүләре таләп ителмәгән  “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында гражданнарны медицина иминиятләве турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары каралды. Югарыда күрсәтелгән закон проектларын алга таба карау өчен хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеменә җибәрергә дигән карар кабул ителде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Хайваннар дөньясын саклау һәм рациональ файдалану турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты агымдагы елның 20 февраленә кадәр табылган каршылыкларны бетерү өчен министрлыкка кире кайтарылды.
Утырышны ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International