Хөкүмәт комиссиясе утырышы

2007 елның 20 феврале, сишәмбе
2007 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Мәскәүдә Хөкүмәт Йортында узган Башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары багланышлары буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Анда ике мәсьәлә карап тикшерелде.
“2006-2015 еллар чорына Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерү” федераль максатчан программасын үтәү буенча физик культура һәм спорт үстерү өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары багланышлары турында” мәсьәләсе буенча Физик культура һәм спорт Федераль агентлыгы җитәкчесе В.А.Фетисов чыгыш ясады.
Доклад турында фикер алышканнан соң, Росспортны РФ субъектлары башкарма хакимият органнары белән физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзүгә аерым игътибар биреп, “2006-2015 еллар чорына Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерү” федераль максатчан программасы чараларын тормышка ашыру буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән багланышлар коруны; сафка баскан спорт объектларын РФ субъектларына тапшыруны; программада каралган спорт объектларын төзү һәм реконструкцияләү документациясен әзерләүне һәм тәкъдим итүне йөкләүче карар кабул ителде.
“РФ субъектларының социаль-икътисадый үсеше белән дәүләти идарә итү механизмнарын камилләштерү турында” икенче мәсьәлә буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе ректоры В.А.Мау чыгыш ясады, ул 2005 елда эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләренең законнар ягыннан тәэмин ителешен анализлады.
Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы исеменнән ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International