Әгерҗедә һәм Әгерҗе муниципаль районында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү

2007 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
2007 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Әгерҗедә һәм Әгерҗе муниципаль районында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде.
Министрлык җитәкчелеге кабул итүенә барлыгы 19 кеше язылган иде. Район халкын нигездә торакны хосусыйлаштыру, яшәү урыны буенча теркәлү, тузган торактан күчеп китү, торакка субсидияләр кебек торак мәсьәләләре кызыксындырды. Кайберәүләр качакларның хокуклары һәм торак хезмәтләре эше мәсьәләләре белән кызыксынды.
Сергей Николаевич муниципаль берәмлек башлыгы оештырган эшлекле киңәшүгә җыелган Әгерҗе муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International