административ комиссияләр эшчәнлеге турында – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына;
балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр эшчәнлеге турында – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына;
опека һәм попечительлек комиссияләре эшчәнлеге турында – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына.
Чираттагы мәсьәлә “Тәрбиягә бала алган ата-аналарның хезмәте өчен түләү күләме һәм тәрбиягә бала алган гаиләгә бирелүче ташламалар турында” 18.03.2003 елдагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында” иде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Н.И.Бычкова чыгышыннан соң, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының һәм ТР Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән бергә закон проектын эшләп бетерергә һәм, Ведомствоара комитетның эксперт группасы бәяләмәсен алгач, “Тәрбиягә бала алган ата-аналарның хезмәте өчен түләү күләме һәм тәрбиягә бала алган гаиләгә бирелүче ташламалар турында” 18.03.2003 елдагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын утырышта карап тикшерү өчен, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетына кертергә йөкләде.