ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү буенча эшче төркемнәр утырышы

2007 елның 27 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру белән бәйле Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү буенча эшче төркемнәр утырышы булды.
Закон проектларын эшләү буенча эшче төркем составына ТР Дәүләт Советы хокук идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты хокук идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы белгечләре, проектлар эшләүдә катнашучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керә. Эшче төркемнәрнең эше белән ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров җитәкчелек итә.
Исегезгә төшереп үтик, ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан әлеге эш 2007 елның башыннан алып барыла. Бер төркем законнар проектлары эшче төркемнәр утырышларында карап тикшерелде инде һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеменә юнәлдерелде. Закон проектларын төрле дәрәҗәдәге эшче төркемнәр утырышларында күпбаскычлы карап тикшерү аларның сыйфатын яхшырту белән бәйле.
Узган атнада ТР Юстиция министрлыгында булган соңгы утырышта “Гражданнар сәламәтлеген саклау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары карап тикшерелде. Закон проектларының эшче төркем әгъзалары тарафыннан күп кенә кимчелекләре күрсәтелде һәм алар эшләп бетерүгә җибәрелде.
“Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасында иҗтимагый тәртипне тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ике закон проекты алдагы карап тикшерелү өчен Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеменә юнәлдерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International