2007 елның 1 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы хуҗалык субъектларының тулай торакларында даими яшәүче гражданнарның проблемаларын өйрәнү буенча эшче төркемнең ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында узган киңәшмәсендә катнашты.
Сүз катлаулы тормыш шартларына эләккән тулай торакларда даими яшәп ятучы гражданнарның четерекле мәсъәләсе турында барды. Әлеге уңайсыз хәл турында фикер алышынды, туган каршылыкны хәл итү чаралары билгеләнде.
Киңәшмәдә С.Н. Столяров әлеге мәсьәләгә хокукый яктан чыгып бәя бирде.
Тәүге тапкыр җыелган эшче төркем киңәшмәсендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, әлеге мәсьәләнең хәл ителеше белән кызыксынган предприятиеләрдән, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгыннан, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетыннан вәкилләр катнашты.
Киңәшмәне ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары А.Н.Кудрявцева алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International