ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы законнары проектларына хокукый экспертиза үткәрү буенча эшче төркем утырышы

2007 елның 2 марты, җомга
2007 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты тарафыннан төзелгән Татарстан Республикасы законнары проектларына хокукый экспертиза үткәрү буенча эшче төркем утырышы булды. Анда “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган 10 Татарстан Республикасы законы проекты карап тикшерелде.
Фикер алышкач, эшче төркем әгъзалары барлык закон проектларын карап тикшерү өчен кайбер техник-юридик эшләп бетерүләрдән соң Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетына җибәрергә дигән карарга килделәр.
Эшче төркем эшендә ТР Президенты Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Р.А.Сәйхиева, ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы комитеты рәисе З.Г.Яһүдин, ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Гафиятуллин, РФ субъектлары законнары һәм ТРда федераль теркәү алып бару бүлеге җитәкчесе Ф.Г.Фатхуллина, КДУның конституцион хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы доценты Е.Б.Солтанов катнашты.
Утырышны ТР юстиция министрыМ.М.Корманов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International