ТР Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының Коррупциягә каршы экспертиза комиссиясе утырышы

2007 елның 2 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының Коррупциягә каршы экспертиза комиссиясе утырышы булды. Анда “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган Татарстан Республикасы законнары проектлары карап тикшерелде.
Комиссия утырышында закон проектлары коррупциячел булу-булмау ягыннан өйрәнелде. Комиссия карары белән “Хайваннар дөньясын саклау һәм нәтиҗәле файдалану турында ” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Гражданнар сәламәтлеген яклау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектларын коррупциячел булу-булмауга тикшерүне үткәрү өчен бәйсез юридик экспертизага җибәрергә карар кылынды.
Экспертизаны Казан дәүләт университеты һәм Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.) белгечләре һәм галимнәре үткәрәчәк.
Калган закон проектлары карап тикшерү өчен Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетына юнәлдерелде.
Утырышны Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының Коррупциягә каршы экспертиза комиссиясе рәисе, ТР юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасыннан, Татарстан Республикасы буенча Эшкуарлык үстерү агентлыгыннан вәкилләр катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International