“Имәнлек” урманында Юстиция министрлыгы чаңгы юлы

2007 елның 6 марты, сишәмбе
Язның беренче ял көнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре чаңгы юлын “Имәнлек” урманында дәвам итте. Җиңелчә генә суык һәм язгы кояш үзенең матурлыгы белән тартып һәм күңелне биләп торучы кышкы урманга чакырды. Урманда кышкы ял һәм спорт төрләрен яратучылар бик күп җыелган. Алар арасында чанадагы өч яшьлек балалардан алып чаңгы юлы буйлап оста шуып килүче өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр бар иде.
Кышкы урманда чаңгыда йөрергә теләүче Министрлык хезмәткәрләре шул кадәр күп ки, барысына да өй чаңгылары җитмәде, чаңгы базасыннан алып торырга туры килде.
Коллективның күпчелеге җитәкчеләре белән бергә дустанә чаңгыга бастылар (кайберләре гаиләләре белән дә) һәм аллы-гөлле киемнәре белән агачлар арасыннан балкып урманга таралдылар.
Кемдер урман буйлап ашыкмый гына атлады, кемгәдер чаңгычыларны узып китеп чабу ошады, әмма барысы да чиста һава һәм кышкы урман белән хозурланды.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең чаңгы юлы кайнар шашлык һәм самоварда кайнаган чәй белән сыйланып тәмамланды. Чәй эчү шаяру-көлү белән үрелеп барды. Кышкы табигать хозурлыгында чаңгычылар рәхәтләнеп фоторәсемгә дә төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International