2007 елның 6 марты, сишәмбе
Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә республика хатын-кызларын тантаналы кабул итү булды. Ул 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә һәм “Ел хатын-кызы. Хатын-кызлар күзлегеннән Ел ир-аты” республика конкурсын йомгаклауга багышланган иде.
Очрашуга һәм бәйрәм концертына бөтен Татарстан Республикасыннан 1000гә якын хатын-кыз чакырылган иде. Тантаналы кабул итүдә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә - кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге җитәкчесе С.А.Яковлева, закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова, матбугат секретаре Т.П.Лобанова катнашты.
Хатын-кызларны бәйрәм белән котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, вице-премьер- ТР мәдәният министры З.Р.Вәлиева, ТР мәгариф һәм фән министры Р.Ф.Шәйхелисламов, танылган эшмәкәрләр, спортчылар, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре һәм бик күп башка танылган кешеләр килгән иде.
Парламен рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җыелган халыкка Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән мөрәҗәгать итте һәм Татарстан хатын-кызларына икътисадның төрле тармакларында һәм республиканың иҗтимагый тормышында башкарган зур хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул барлык хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлады, аларга тыныч тормыш, бәхет, уңышлар һәм мәхәббәт теләде.
Тантаналы шартларда 2007 елда унынчы тапкыр оештырылган конкурсның төрле номинацияләрдәге җиңүчеләре игълан ителде. Залда утырган хатын-кызлар тарафыннан аларга карата котлаулар, аларның моңа лаек булулары әйтелде, бүләкләр тапшырылды.
Конкурс номинантларын котлау республиканың иҗат коллективлары һәм йолдызлары, шулай ук республикадагы танылган ир-атларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Тантаналы кабул итү залда утырган һәр хатын-кызга чәчәк бәйләмнәре тапшыру белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International