ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров “Закон территориясе” конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасында

2007 елның 7 марты, чәршәмбе
2007 елның 6 мартында ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы  С.Н.Столяров 2006 ел йомгаклары буенча “Закон территориясе” конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Ул Татарстан Республикасы ЭЭМның Мәдәни үзәгендә үтте.
Йомгаклар чыгаруның соңгы этабына һәм бүләкләүләргә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары эчке эшләр бүлекләренең ОПОП, МОБ, ОУУМ җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы, ТР ЭЭМ һәм Казан ш. административ комиссиясе вәкилләре җыелды.
Сергей Николаевич җыелган халыкка Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча административ комиссияләр эше турында мәгълүмат бирде.
Ул ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының административ комиссияләренә күрсәтелгән хокукый ярдәм, шулай ук карала торган материалның зур күләмле булуы белән бәйле административ комиссияләр, аерым алганда Казан шәһәр округында, очраша торган мәсьәләләр турында сөйләде һәм “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына мәгариф һәм административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертергә дигән тәкъдим белән чыкты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International