Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды. Анда “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган 12 Татарстан Республикасы законы проекты карап тикшерелде. Закон проектлары Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының Коррупциягә каршы экспертиза комиссиясендә һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты эшче төркемнәрендә хокукый экспертиза үттеләр.
Карап тикшерелгән проектлар арасыннан икесе – “Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарны патронатка алып тәрбияләү турында” закон проектлары эшләп бетерергә җибәрелде.
Комитет утырышында шулай ук тулай торакларда даими яшәүче гражданнарның проблемаларына багышланган мәсьәлә турында да сүз кузгатылды.
Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов алып барды.