Пациентлар иминлеге мәсьәләләренә карата “түгәрәк өстәл утырышы”

2007 елның 13 марты, сишәмбе
2007 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә иң мөһим юнәлеш буларак пациентлар иминлеге мәсьәләләре” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Ул ТР Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясе тарафыннан оештырылган иде.
“Түгәрәк өстәл” эшендә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе урынбасары И.Х.Миңнегулов катнашты. Чыгышының темасы -табибларның хокукларын яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең кайбер хокукый мәсьәләләренә багышланган иде.
 “Түгәрәк өстәл” утырышында хәзергә кадәр сәламәтлек саклау учреждениеләрендә төп гамәли затлар була алмаган пациентларның хокуклары турында сөйләштеләр. Авыручыга мәгълүмат җитеп бетми, чынлыкта ул табибны үзе сайлап ала алмый, үзенең хокукларын яклый алмый. Хәзерге көндә пациентның хокукларын яклауга һәм медицина хезмәткәрләренең хокукларын яклауга юнәлдерелгән законнар базасы юк.
Утырыш нәтиҗәләре буенча гражданнарның сәламәтлеген саклауга җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән чараларны билгеләгән резолюция кабул ителде.
“Түгәрәк өстәл”гә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре В.Н.Липужина, ТР Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.Г.Вәгыйзов, “Татарстан Республикасы бюджеттан тыш медицина табиблары җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы президенты Р.Г.Әкбәров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина ярдәме сыйфаты идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Батыршин, медицина иминият оешмаларыннан, ТР Социаль иминиятләү фондыннан, ТР Мәҗбүри медицина иминиятләве фондыннан һәм Казан шәһәре медицина югары уку йортларыннан вәкилләр чакырылган иде.
Утырышны ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Ч.У.Мәхмүтов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International