Ведомствоара комитет утырышында “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Тәрбиягә бала алган ата-аналарның хезмәте өчен түләү күләме һәм тәрбиягә бала алган гаиләгә бирелүче ташламалар турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары каралды.
Ике проект та Ведомствоара комитет әгъзалары тарафыннан яклау тапты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юнәлдерелде.
Ведомствоара координацияләү комитеты утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов алып барды.