Дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы

2007 елның 16 марты, җомга
2007 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлыкның дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының ТР Саба һәм Югары Ослан муниципаль районнары буенча шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгечләр - экспертлары сайланды.
Конкурста Саба һәм Югары Ослан муниципаль районнары буенча икешәр дәгъвачы катнашты. Тигез шартларда, тәкъдим итү хатларында һәм дәгъвачыларның эшлекле сыйфатларда конкурс комиссиясе әгъзалары куелган таләпләргә туры килүләре буенча гына түгел, ә җитәрлек күләмдә белемнәре булуга, шул исәптән җирле үзидарә буенча, һәм “кеше-кеше” системасында гамәли осталыкка ия булуларына карап, булачак эшләренә әзер булган кандидатлар өчен тавыш бирделәр.
Саба муниципаль районы буенча вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста Нургалиев Нуриәхмәт Әхмәтгаянович, Югары Ослан муниципаль районы буенча Пичугина Надежда Валерьевна җиңү яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International