Казан шәһәренең генераль планы мәсьәләсе буенча киңәшмә

2007 елның 16 марты, җомга
2007 елның 16 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Премьер-министрында узган Казан шәһәренең генераль планын эшләүне төгәлләү һәм раслау һәм янәшәдәге районнарны территориаль планлаштыру схемаларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Сергей Николаевич киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын карап тикшерелә торган мәсьәләнең гамәлдәге законнарга туры килүенең хокукый үзенчәлекләренә юнәлтте һәм аны тормышка ашыру механизмы турында сөйләде.
Казан шәһәренең генераль планы турныда фикер алышуда ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан, ТР буенча Федераль күчмә милек объектлары кадастры агентлыгы идарәсеннән, “Җир” Республика кадастр үзәгеннән вәкилләр, Казан шәһәре территориясе белән чиктәш булган муниципаль районнар башлыклары, шулай ук Казан мэры И.Р.Метшин катнашты.
Утырышны ТР Премьер-министр Р.Н.Миңнеханов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International