Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Чаллы шәһәрендә күчмә утырышы

2007 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
21 мартта Чаллы шәһәрендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының күчмә утырышы узды. Анда Татарстан Республликасы Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында һәм “Чаллы шәһәре” шәһәр округында хокук бозуларны профилактикалауның күпбуынлы комплекслы системасын төзү буенча эшнең торышы һәм аны активлаштыру чаралары турында мәсьәлә каралды.
Башкарылган эш һәм Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында ТР юстиция министры урынбасары К.Б.Мөхәммәтов һәм Татарстан Республикасы буенча җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары В.А.Соколов сөйләделәр.
Административ комиссияләр очраша торган проблемалар хакынды Алабуга муниципаль районының административ комиссиясе рәисе - муниципаль район башлыгының беренче урынбасары В.С.Чершинцев мәгълүмат бирде.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр рәисләре – Чаллы шәһәр округының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.М.Хәлимов һәм Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.К.Салаватуллина балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр мәсьәләләренә тукталдылар.
Мәсьәлә турында фикер алышуда Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары һәм “Чаллы шәһәре” шәһәр округы башлыклары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре, шулай ук РММБ, РЭЭИ, район прокуратурасы, җәмәгать куркынычсызлыгы җитәкчеләре, административ комиссияләр, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр, югарыда санап үтелгән муниципаль районнарның опека һәм попечительлек комиссияләре рәисләре, мәктәп директорлары, журналистлар катнашты.
Ведомствоара комитет утырышында “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәзрешләр кертү турында” һәм “Татартсан Республикасында кулланучылар кәрҗине турында” Татарстан Республикасы закон проектлары каралды.
Комитет утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты рәисе Р.Ф.Моратов алып барды.
Утырыш тәмамланганнан соң вице-премьер Р.Ф.Моратов Чаллы теле-радиокомпанияләренә интервью бирде, ул эфирга рус һәм татар телләрендә чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International