Матди-техник кыйммәтләрне исәпкә алу буенча компьютер программасын тәкъдир итү

2007 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратында матди-техник кыйммәтләрне исәпкә алу буенча компьютер программасын тәкъдир итү булды. Искә төшерәбез, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз компетенциясе кысаларында җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген матди-техник һәм финанс яктан тәэмин итү функциясен гамәлгә ашыра.
Әлеге проектның максаты – кадрлар исәбен алу, матди-техник тәэмин итү, ремонт эшләре һәм килешүләр документларын автоматлаштырылган эшкәртү. Нәкъ менә әлеге бүлекләр программа менюсын тәшкил итә, анда исәпкә алуның беренче баскычы гариза бирүдән башлана һәм матди-техник кыйммәтләрне төрле күрсәткечләре буенча, шул исәптән техника моделе, сатып алу ысулы һәм датасы һәм һ.б. буенча сайлауны, исемлеккә мохтаҗлыкны кварталга, айга гына түгел, ә атнага, көнгә дә мизгел эчендә күрсәтүне рөхсәт итә.
Программа һәр суд участогының техник паспортын, җәмәгать судьяларының эш мәйданнары, компьютер һәм көнкүреш техникасы, җиһазлар, канцтоварлар һәм гадел хөкем чыгару өчен зарури әйберләр белән тәэмин ителешенең асыл картинасын күзалларга, шулай ук ремонт эшләренең исәбен алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш экранда заказ бирелгән техника, җиһазлар, канцтоварларның бирелеп бетмәве, шулай ук расланган нормаларга туры килгән мәйданнар җитмәве чагылачак.
Атна ярым дәвамында программа сынау үтәчәк, бу вакытта заказчының өстәмә таләпләре искә алыначак һәм эшләп бетереләчәк, ә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге белгечләре автоматлаштырылган исәпкә алуны файдаланырга өйрәнәчәк.
Болар барысы бергә җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты эшенең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә, димәк безнең республика халкы өчен гадел хөкем чыгаруга барлык шартлар да тудырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International