Әгерҗе муниципаль районында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен күчмә уку-укыту

2007 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
Җирле үзидарә органнарын үзгәртеп кору кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы муниципаль үзгәртеп кору шартларында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән семинар дәресләр үткәрүен дәвам итә.
2007 елның 21 мартында Әгерҗе муниципаль районында җирлекләрнең башлыклары, аларның урынбасарлары һәм баш бухгалтерлары өчен күчмә уку-укыту узды. Анда Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ф.Г.Габбасов һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Г.Нуриев катнашты. Уку-укыту семинарын юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов үткәрде.
Семинар кысаларында җирле үзидарә органнарын хокукый тәэмин итү, җирле үзидарә өлкәсендә бюджетара мөнәсәбәтләрне җайга салу өлешендә бюджет законнары, җир законнары буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләре, җир кишәрлекләренә хокукларны дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре, муниципаль берәмлекне комплекслы социаль-икътисадый үстерү планнары һәм программалары үтәлеше мәсьәләләре карап тикшерелде.
Тыңлаучылар гражданнарның үзара салымнары, җирле референдумга чыгарылачак мәсьәләләр һәм районның салым нигезен арттыру белән аеруча кызыксындылар.
Семинар дәресләре барышында җирле бюджетны тутыру чыганаклары турында, җирле үзидарә турында законнарда җайга салынмаган хокукый мөнәсәбәтләр турында фикер алышынды. Әгерҗе муниципаль районы буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге белгеченә җирле үзидарә органнарының гамәли эшчәнлеге барышында барлыкка килгән мәсьәләләрне гомумиләштерергә һәм аларны законнарны камилләштерү буенча тәкътимнәргә гомуми нәтиҗә чыгару һәм әзерләү өчен ТР Юстиция министрлыгына җибәрергә йөкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International