ТР юстиция министры М.М.Корманов Саба муниципаль районы Советы сессиясендә

2007 елның 23 марты, җомга
2007 елның 7 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Саба муниципаль районы Советы депутатларының хисап сессиясе эшендә катнашты. Утырышта Советның һәм район хакимиятенең 2006 елда башкарылган эшләре һәм 2007 елга бурычлар турында хисап тыңланды.
М.М.Корманов сессиядә доклад белән чыгыш ясады. Анда ул республиканың социаль-икътисадый үсеш йомгаклары хакында сөйләде, аннары ҖҮИ органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләренә кагылышлы, шулай ук җир салымы турында сорауларга тукталып үтте. Аның докладында җирлекләр арасындагы чикләр тасвирламасы турында закон проектларын әзерләү, муниципаль берәмлекләрнең уставларына үзгәрешләр кертү тәртибе турында һәм җирле үзидарә органнарын хокукый тәэмин итү белән бәйле башка мәсьәләләргә аеруча игътибар бирелгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International