Татарстан Республикасында судьялар санын арттыру турында мәсьәлә РФ Дәүләт Думасы каравында

2007 елның 26 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Дәүләт Думасы утырышында катнашты. Анда “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты беренче укылышта каралды.
Искә төшерәбез, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов РФ Федераль Җыеныны Дәүләт Думасында югарыда әйтелгән закон проектын карап тикшергәндә ТР Дәүләт Советы вәкиле итеп билгеләнгән иде.
Җәмәгать судьялары санын арттыру зарурлыгы “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 4 статьясына 2007 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән үзгәрешләр кертү белән бәйле. Аңа яраклы рәвештә, суд участоклары суд районында халык саныннан чыгып бер участокта 15 мең кешедән 23 меңгә кадәр (элек 15 мең кешедән 30 меңгә кадәр иде) оештырылырга тиеш.
Әлеге исәпләүләрдән чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары санын 31 берәмлеккә арттыру турында югарыда күрсәтелгән закон проектын кертте.
Мидхәт Мәзгутович Дәүләт Думасының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты утырышында Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларының гомуми санын һәм суд участоклары санын арттыру турында нигезле исәпләүләр һәм тәкъдимнәрне, шулай ук җәмәгать судьяларына хезмәт йөкләмәсе кимү рәвешендә көтелгән нәтиҗәне үз эченә алган доклад белән чыгыш ясады.
Комитет әгъзалары безнең республиканың закон чыгару органы башлангычын хуплады.
Закон проектын икенче укылышта карап тикшерү китерелгән күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International