ТР юстиция министры М.М.Кормановның Тарловкада яшәүчеләрнең инициативалы төркеме белән очрашу

2007 елның 28 марты, чәршәмбе
ТР юстиция министры М.М.Корманов Тарловкада яшәүчеләрнең инициативалы төркеме белән очрашты.
Искә төшерәбез, Тарловкада яшәүчеләр үзләренең поселоклары кайсы муниципаль районга караячагын билгеләргә тиеш, чөнки рәсми документларда ул торак пункт буларак юридик яктан беркетелмәгән һәм Алабуга, Тукай муниципаль районнары һәм «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге тоташкан урында урнашкан.
ТР юстиция министры, Алабуга һәм Чаллы муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре белән агымдагы елның февраль аенда очрашканнан соң, инициативалы төркем әлеге мәсьәләне хәл итүнең берничә юлын карап тикшерде. Төркем әгъзалары Круглое Поле поселогына барып кайттылар, андагы хәлнең торышы белән таныштылар, Тарловкага җирлек статусы бирү һәм Тукай муниципаль районына кушу мөмкинлеген карап тикшерделәр.
Инициативалы төркем белән очрашуда Мидхәт Мәзгутович килеп туган сорауларга җавап бирде, юридик моментларны һәм сайлап алуның төрле вариантларының хокукый хәле үзенчәлекләрен, шулай ук күз алдында тотылган сайлап алуны тормышка ашыру механизмын аңлатты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International