Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы

2007 елның 28 марты, чәршәмбе
27 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә хокук бозуларны профилактикалауның күпбуынлы комплекслы программасын төзү һәм аны активлаштыру буенча эшнең торышы турында” дигән темага Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды. Сүз балаларның җәйге һәм кышкы ялы турында, яшүсмерләр мәшгульлеге турында, балигъ булмаганнар эшләре комиссияләренең үзара багланышлары, адмкомиссияләрнең участок вәкаләтле вәкилләре һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча җәмәгать формированиеләре турында, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча җәмәгать милициясе эше турында барды. Яшүсмерләр белән эшләүдә проблемалар һәм кимчелекләр ачыкланды, хокук бозуларны профилактикалау системасын төзү чаралары һәм юллары тәкъдим ителде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә хокук бозуларны профилактикалауның күпбуынлы комплекслы программасын төзүгә кагылышлы эшләр һәм проблемалар турында ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары В.А. Соколов сөйләде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре А.И. Агуреева һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең административ комиссиясе рәисе урынбасары Н.А.Чугунова шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең административ комиссияләре һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эшендәге проблемаларга тукталдылар. 
Фикер алышулар нәтиҗәсендә Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсенә 2007 елның июлендә әйләнеп кайтырга дип карар кылынды.
Мәсьәлә турында сөйләшүләрдә шәһәр һәм район мәгариф идарәләре җитәкчеләре, җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчеләре, административ комиссияләр, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең һәм аның район бүлекчәләренең опека һәм попечительлек комиссияләре рәисләре, мәктәп директорлары, журналистлар катнашты.
Ведомствоара комитет утырышында “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган Татарстан Республикасы закон проектларына хокукый экспертиза үткәрүнең хокукый мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү Комитетының эшче төркемен Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү Комитетының Эксперт советына үзгәртеп төзү мәсьәләсе дә каралды.
Аннары Комитет әгъзалары “Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын карап тикшерделәр.
Ике мәсьәлә дә Ведомствоара комитет әгъзалары тарафыннан хупланды.
Комитет утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты рәисе Р.Ф.Моратов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International