Казан шәһәренең юридик факультетлары арасында елның иң әйбәт студенты бәйгесе башланды

2007 елның 29 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм КонсультантПлюс челтәренең Татарстан Республикасында рәсми вәкиле - «Консалтинг, Информационные технологии» фирмасы ( КИТ фирмасы) яз көне традицион рәвештә Казан шәһәре югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары конкурсын үткәрә. Конкурс Казан югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары арасында юридик белгечлек буенча белем дәрәҗәсен һәм елның иң әйбәт студентын билгеләячәк.
2007 елның 28 мартында беренче тур үтте. Анда Казан шәһәренең 13 югары уку йортыннан көндезге уку бүлекләренең 2-4 курсларында укучы 166 студент катнашты. Беренче тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган ун катнашучы 2007 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында үтәчәк икенче турда катнашачак.
Конкурсның беренче туры җиңүчеләре:
1.Сакулин Роман (КДУ),
2.Садыйкова Лилия (Социаль һәм гуманитар белемнәр институты),
3.Кәримов Рөстәм (КДУ),
4.Сөләймәнов Айдар (“Россия суд эшчәнлеге академиясе” югары профессиональ белем бирү ДМУнең Казан филиалы),
5.Сычева Ольга (РФ ЭЭМның Казан юридик институты),
6.Сәйфуллин Рейнат (Икътисад, идарә һәм хокук институты),
7.Хисаметдинова Динара (Икътисад, идарә һәм хокук институты),
 8.Гусевич Александр (Казан социаль-юридик институты),
9.Егоров Александр (Казан социаль-юридик институты),
10. Шиһабетдинова Алинә (КДУ).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International