Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллегия утырышы

2007 елның 30 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллегиянең ачык утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге турында мәсьәләләр каралды. Утырышны ачып, ТР юстиция министры М.М.Корманов фикер алышуга чыгарылган теманың актуальлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проектлары белән эшләвен тормышка ашыру һәм закон проектларының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан тәэмин ителә торган үтү баскычларында әлеге эшне турыдан-туры контрольдә тоту турындагы докладында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров сөйләде.
2006 елда ТР Дәүләт Советының Закон проектлары белән эшләүнең якынча планында каралган закон проектларының 70% тан артыгының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү вакыты теге яки бу рәвешле бозылганлыгын әйтте.
Сергей Николаевич эшләрендә компитентсызлык, законны типик бозулар җибәргән кайбер министрлык һәм ведомстволарның юридик хезмәтләре эшенә, закон чыгару һәм башка норматив хокукый актлар әзерләүнең сыйфатына тукталып үтте.
ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова шулай ук тармак министрлыклары һәм ведомстволарының закон проектларын әзерләү сыйфаты мәсьәләләренә тукталды. Берничә закон проекты мисалында ул хокукый экспертиза процессында табылган типик закон бозуларны күрсәтте.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләрен РФ Хөкүмәте каршындагы Чагыштырма хокук белеме институтына укырга җибәрергә дигән тәкъдим әйтелде. Мәсьәлә турында фикер алышуда ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җ.Г.Яһүдин, ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры Л.М.Мәҗитова, РФ Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Ф.Г.Фәтхуллина, ТР Президентының Хокукый идарә җитәкчесе М.Б.Сөнгатуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокукый идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.Л.Удачина, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре, ТР Юстиция министрлыгының норма чыгару эшчәнлеген координацияләү өлкәсендәге функцияләрне гамәлгә ашыру өчен җаваплы структур бүлекчәләре вәкилләре, ММЧ вәкилләре катнашты.
Коллегия утырышында “Татарстан Республикасы Атказанган юристы” мактаулы исемен бирү турында үтенечнамә каралды.
Коллегия утырышын ТР юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International