“Административ комиссияләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына семинар-киңәшмә

2007 елның 2 апреле, дүшәмбе
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары административ комиссияләре рәисләрен һәм секретарьларын укыту турында карары нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2007 елның 30 мартында “Административ комиссияләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына семинар-киңәшмә үткәрде.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасында административ комиссияләр эшчәнлегенең хокукый нигезләре мәсьәләләре, шул исәптән административ комиссияләр эшчәнлегендә административ хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре каралды.
Семинар-киңәшмә эшендә В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының фәнни хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарәсе вәкилләре катнашты.
 Семинар-киңәшмәдә административ комиссияләр эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җәмил Габделхәевич Яһүдин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International