Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Салым кодексының 58 статьясы үтәлеше турында Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР ИСТҮ директоры А.Н.Кудрявцева мәгълүмат бирде.
Җирле бюджетка һәм Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына салым салу объектлары буенча кергән кимчелекләрне исәпкә алып, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР ИСТҮнә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә һәм аны карап тикшерергә 2 атнадан соң әйләнеп кайтырга килештеләр.
Татарстан Республикасының хуҗалык итүче субъектлары тулай торакларында даими яшәүче гражданнар проблемалары һәм аларны хәл итү юллары хакында Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР ИСТҮ директоры А.Н.Кудрявцева сөйләп бирде. Бу мәсьәләне чишүнең ике юлы бар: я тулай торакны хосусыйлаштырырга, бу очракта һәр яшәүче үз торак мәйданын сатып, социаль ипотекага акча кертә ала, я тулай торакка кунакханә статусы биреп, аны саклап калырга, анда киләчәктә предприятиенең эшчеләре булачак эшче һөнәрләренә өйрәнүчеләр яши алачак. Тулай торакны яңадан төзү - республика өчен арзанлы эш түгел.
Комитет әгъзалары ТР Дәүләт Советына арадаш җавап әзерләргә һәм бу мәсьәлә буенча эшне һәр тулай торак һәм анда яшәүче белән шәхсән һәм җентекләп дәвам итәргә дигән фикергә килделәр.
“Депортацияләнергә яисә Россия Федерациясеннән читкә административ рәвештә куылырга тиеш чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлычы тоту өчен махсус учреждениеләр төзү тәртибе турында” Татарстан Республикасы законы проекты хакында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов сөйләп бирде.
Ведомствоара комитет бу закон проектын карауны читкә куеп торырга карар итте, чөнки аны кабул итү иртәрәк, күп кенә мәсьәләләр шуңа тиңдәш федераль законда чагылыш тапмаган.
“Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирергә вәкаләтле җирле үзидарә органнарын билгеләү турында” Татарстан Республикасы законы проекты хакында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов мәгълүмат бирде.
Закон проекты Ведомствоара комитет әгъзаларында яклау тапты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юнәлдерелде.