ТР Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә

2007 елның 4 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проекты чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе булды. Анда “Электрон Хөкүмәт” комплекслы проектын гамәлгә кертүне координацияләүче эшче төркем җитәкчесе урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе А.Н.Юртаев, “Мәгълүмати технологияләр үзәге” ДИ генераль директоры урынбасары А.Р.Хәйруллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының “Электрон Хөкүмәт” секторы хезмәткәрләре, “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын эшләүчеләр төркеме әгъзасы А.В.Устиновская катнашты.
ТР Юстиция министрлыгы ягыннан исә эшләр идарәчесе С.А.Брусов, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин һәм бүлекнең хезмәткәрләре, Министрлыкның матбугат секретаре Т.П.Лобанова, эш алып бару һәм документлар әйләнеше секторының әйдәүче белгече Д.Т.Шәйдуллина, закон проектлары белән эшләү бүлегенең өлкән белгече Э.Р.Әхмәтова катнашты.
Киңәшмәне ачып, эшче төркем җитәкчесе урынбасары А.Н.Юртаев эшче төркем визитының максатын аңлатты: барлык министрлыкларда да “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын гамәлгә кертүне тикшерү һәм координацияләү.
Ул комплекслы проектны гамәлгә кертү буенча ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең эшен уңай һәм сыйфатлы дип бәяләде, гәрчә Министрлык “Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталындагы Иң яхшы Интернет-сайт” бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгына берничә балл оттырган булса да. Юстиция министрлыгы интернет-сайтының мәгълүматилеге, тулыландырылуы, файдалы булуы, оператив булуы, сайтның өстәмә бүлекләре эшләнү ягыннан бик югары дәрәҗәдә булуы ассызыкланды. Проектны эшләүчеләр төркеме әгъзасы А.В.Устиновская шулай ук Министрлык сайтын эшләү һәм аны тулыландыру белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең иҗади якын килүләрен билгеләп узды.
Киңәшмәдә катнашучылар эшче төркем әгъзалары тәкъдим иткән барлык мәсьәләләр буенча да конструктив сөйләштеләр. Электрон санлы имза кулланып, электрон документлар әйләнеше системасын гамәлгә кертү һәм эшләүгә, “Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталы” мәгълүмати системасы, видеоконференцэлемтә, «Интернет-кабул итү» эшләүгә, “Дәүләт-Бизнес”, “Дәүләт-халык” белешмә-мәгълүмати порталларын үстерүгә һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Иң югары мәгълүматлаштыруга, халык өчен файдалы һәм уңайлы булуга ирешү максатыннан, эшче төркем әгъзалары да, Министрлык хезмәткәрләре дә берничә конструктив тәкъдим кертте. ТР ДХО МАС кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Геомәгълүмати системасын (ТР ДХО ГМС) төзү планнары аеруча кызыксыну уятты.
ТР Министрлар Кабинеты эшче төркеме әгъзалары Министрлык хезмәткәрләренә эшкә иҗади якын килүләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләрендә киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек алып барырга өндәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International