Мэриядә Редсоветның күчмә утырышы. Журналның өстенлекләре билгеләнде.

2007 елның 6 апреле, җомга
Казан шәһәре мэриясенең яшел залында “Хокук һәм хәят” журналы Редакция советының чираттагы утырышы үтте. Анда берничә мәсьәлә каралды: узган 2006 ел йомгаклары, киләсе санның төп темалары турында фикер алышу һәм аларны раслау, иң яхшы материалга иҗади бәйгене озайту турында мәгълүмат һәм 2007 елның декабрь аена билгеләнгән журналның 95 еллыгына әзерлек мәсьәләләре.
Редсовет рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның кереш сүзеннән соң мәртәбәле аудитория алдында Казан шәһәре мэры, редакция советы әгъзасы, юридик фәннәр кандидаты Илсур Метшин чыгыш ясады. Иң элек ул коллегаларына башкала хакимияте эшчәнлегенә даими игътибарлары һәм өлкән журнал редколлегиясенең чираттагы утырышын Казан мэриясе диварларында үткәрүне кирәк һәм мөһим дип санаганнары өчен рәхмәтен белдерде. Аннары кыскача 2006 ел йомгаклары һәм Россиянең эре мегополислары алдында торган катлаулы социаль-икътисадый бурычларны чишү юллары турында сөйләде. Журналның баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин чираттагы сорау белән чыгыш ясады һәм киләсе санның макетын (эчтәлеген) тәкъдим итте. Фикер алышуда, гадәттәгечә, Редакция советының барлык әгъзалары да катнашты.
Мидхәт Корманов:
- Узган 2006 елда без планлаштырган алты санны да чыгардык. Мин  Премьер-министр Р.Н.Миңнехановка һәм Редакция советы әгъзаларына матди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәтлемен. Шактый зур тираж – безнең уртак эшчәнлегебез нәтиҗәсе. Без халыкны дөрес хокукый агартуның кирәклеген аңлап эш итәбез. Быел, мәсәлән, үзебез әзерләгән гражданнарның хокукый культурасын үстерү республика программасын тормышка ашырырга актив рәвештә кушылдык. Мине материалларның күптөрлелеге куандыра. Хокук саклау органнары җитәкчеләреннән тыш, журналга фәнни хезмәткәрләр, журналистлар, язучылар, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм гади укучылар яза. Бу безгә сайлау мөмкинлеге, язмаларның сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирә. Журналның быелгы юбилей елында без алга таба да моннан 95 ел элек салынган күркәм традицияләрне дәвам итәчәкбез. Игълан ителгән иҗади бәйге шулай ук журналның имиджы үзгәрүгә, аның укучылары һәм таралу географиясе артуга сәбәп булыр дип уйлыйм...
Хәлим Гайнуллин:
- Безнең бурыч – республиканың дәүләт һәм хокук саклау органнары эшчәнлеген тулырак ачып бирү. Бу санда, мәсәлән, төрле министрлык һәм ведомстволарның йомгаклау коллегияләреннән репортажлар һәм хисаплар бирергә планлаштырабыз. “Районнар эстафетасы”н да дәвам итәчәкбез.
Татарстан Республикасы: хәбәрләр дулкынында”, “Кеше һәм закон”, “Җәмгыять һәм хөкем итү институтлары”, “Кеше хокукы – демократия нигезе”, “Безнең тарих: шәхесләр һәм шәрехләр”, “Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе”, “Җәзалар үтәтү системасы тормышыннан”, “Журнал – сезнең адвокатыгыз”, “Дәүләт һәм хокук” рубрикалары күптән инде журналда ныклап урнаштылар. Прокуратура, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Теркәү палатасы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән даими хезмәттәшлек итәбез. Редсовет эшендә Казан мэры Илсур Метшинның катнашуы һичшиксез безнең өчен дә, шәһәр структуралары өчен дә эшчәнлекнең зур киңлекләрен ачачак...
Хәмит Шәрипов, ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәтенең баш идарәсе җитәкчесе:
- Шушы көннәрдә Россия Генераль прокуроры урынбасары итеп Свердловск дәүләт университетында укыган Эрнст Вәлиев билгеләнде. Моңа кадәр ул Төмән өлкәсе прокуроры булып эшләде. Татарстан һәм безнең коллегаларыбыз белән тыгыз элемтәдә тора. Бүген мин баш мөхәрриргә бу билгеләнүне яктыртып китәргә тәгъдим итәр идем. Һәм гомумән, “Таныш исемнәр” дигән бик әйбәт рубриканы торгызсак, начар булмас иде. Безнең бит Габделхак Вәлиев, Мәгафур Ханнанов, Мәгъсүм Насыйбуллин кебек танылган цивилистларыбыз бар. Алар исән вакытта алар белән очрашып журналда аларның тормышы һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлекләре турында язарга кирәк.
Илсур Метшин:
- Мин коллегаларым белән килешәм. Безнең журналда шәхесләр турында күбрәк язарга кирәк. Хәмит Габделхакович Израиль вице-премьеры Ширанскийның исемен искә алды. Аны Чистай төрмәсендә яхшы хәтерлиләр. Нишләп әле аның белән элемтәгә кермәскә? Израильгә барырга мөмкинлек булмаса, аның матбугат хезмәте белән элемтәгә кереп факс аша интервью сорауларын җибәрергә була. Мондый иҗади табышлар укучылар игътибарын җәлеп итә һәм басманың имиджы өчен эшли.
Рәшит Вәгыйзов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
- Мин еш кына бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнашам. Анда безнең журналны таратам. Кызыксыну зур, шуңа күрә әлеге конференцияләрнең, семинарларның темаларына игътибар итүегезне һәм аларның кайберләрен журналыбыз битләрендә яктыртуыгызны сорар идем.
Мине журналны тарату мәсьәләсе дә борчый. Үзегез дә беләсез һәм аңлыйсыз, Россия субъектларында безнең журналга язылу юк. Әмма ихтыяҗ бар. Минем коллегаларым – вәкаләтле вәкилләр Татарстан тәҗрибәсе белән, аеруча кеше һәм граждан хокукларын яклау өлешендә кызыксыналар. Средстволар булмау сәбәпле мин аларның үтенечләрен кәнәгатьләндерә алмыйм. Шуңа күрә моның кадәр кирәкле журналны тарату мәсьәләсен бергә чишүне сорыйм. Моның өчен акча бик күп таләп ителми бит...
Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь:
-         Без журналның Татарстан Республикасы халыклары телләре турында законны гамәлгә ашыруга багышланган бүлегенә зур әһәмият бирәбез. Тематикасы – күптөрле, авторлары – күренекле. Алга таба да шулай дәвам итәргә кирәк. Моның белән бергә башка законнар турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, мәдәни мирас объектларын саклау һәм аларны куллану турында. Хәзер чал тарихлы Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм авылларында да безнең һәм бездән соңгы буыннар өчен мәңгелек кыйммәткә ия биналар һәм архитектура корылмалары рәхимсез җимереләләр. Бу мәсьәләдә иҗтимагый-хокукый журналыбыз тавышы беркайчанда булмагандай көчле яңгырарга тиеш. 2007 ел – Татарстанда хәйрия елы. Бездә мохтаҗларга ярдәм итүнең бик бай тәҗрибәсе тупланган. Апанаевлар, Дибердиевләр, Акчуриннар, Дәрдмәнд кебек күп хәйриячеләрнең исемнәре билгеле. Бүгенге рәхимле кешеләрне дә аларның изге үрнәгендә тәрбиялисе иде.
РФ Президенты В.В.Путин тарафыннан Рус теле һәм уку елы дип игълан ителгән елда рус теленең сафлыгы, башка телләр үсеше турында да язмалар артык булмас. Без үзебез яктан әлеге материалларны әзерләүдә ярдәм итәрбез.
Фәрит Мифтахов, Казан шәһәре Думасы депутаты:
-         Мин, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы әгъзасы буларак, Разил Вәлиевка тулысынча теләктәшлек белдерәм. Социаль юнәлештәге бизнес турында язарга, көн саен игелек эшләүче кешеләр турында язарга кирәк.
Казан – Россиянең эре төбәге башкаласы. Шуңа күрә миллионлы шәһәр эшләренә һәм мәсьәләләренә багышланган махсус рубрика ачуны заман таләбе дип саныйм. Казан шәһәре Думасы депутатлары эшчәнлеген яктырту шулай ук укучыларда кызыксыну уятыр. Журналга язылучыларның яртысыннан артыгы - казанлылар бит.
Кече һәм урта бизнес проблемалары ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы эшчәнлеге бүгенге көндә Президентның да, хөкүмәт структураларының да игътибар үзәгендә. Бу өлкәдә законнар ничек гамәлгә ашырыла, шәхси эшкуарларның мәсьәләләре ничек чишелә - бу һәм башка сорауларга җавап бирергә тиешбез. Шул вакытта башка бурычны да хәл итәчәкбез – безнең язылучыларыбыз саны сизелерлек артачак...
ТР Конституция Суды рәисе Виктор Демидов, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Рәисә Сахиева, ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Шакир Яһүдин очрашуда катнашучыларның игътибарын закон чыгару эшчәнлегенә һәм өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру процессына җәлеп иттеләр.
Фәрит Заһидуллин, ТР прокуроры урынбасары:
- Әлеге илкүләм проектларны уңышлы тормышка ашыру күпчелектә хокук саклау органнары тырышлыгына да бәйле булачак. Быел, мәсәлән, Россия Генераль прокуратурасы составында оешкан җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәшнең махсус идарәсе эшли башлады. Мондый ук структуралар төбәкләрдә дә оештырылды. Алар үз бурычларын ничек башкара соң? Бу хакта даими язып һәм сөйләп торырга кирәк. Без коррупциягә каршы сәясәт республика программасын тормышка ашыруда һәртөрле ярдәм күрсәтергә һәм халыкны бу ямьсез күренеш һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшкә кузгатырга тиеш. Белүегезчә, соңгы елларда ТР Прокуратурасы бик күп җинаять эшләрен тикшерде, суд карап тикшерде һәм хөкем чыгарды. “Татарлар” оешкан җинаятьчел структурасында, “Таһирҗановларныкылар” бандасында, “Ислам җәмәгате” законсыз коралланган формированиесендә катнашучылар җәмәгатьчелектә яңгыраш алырга һәм кискен гаепләүгә дучар ителергә тиеш.
Дәүфит Хәмәдишин, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе:
-   Хәзер телевидениедә кара ягу характерындагы фильмнар һәм башка тапшырулар күп. Шуңа күрә мин безнең журнал битләрендә төзәтү учреждениеләренең эчке тормышына, хөкем ителгәннәрнең эшенә һәм көнкүрешенә зуррак игътибар бирелүен теләр идем. Мәчетләр һәм православия чиркәүләрен төзелү турында да онытмасак иде...
 
* * *
Күргәнегезчә, әңгәмә эшлекле, конструктив килеп чыкты. Бер оештыру мәсьәләсе дә хәл ителде. Мидхәт Корманов тәкъдиме белән Редакция советы составына республика масштабындагы тагын бер җитәкче кертелде – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре министры Валерий Александрович Власов.
Иҗади бәйгегә килгәндә, ул дәвам итәчәк. Тагын өч бүләк бирү турында карар кабул ителде: беренчесе – ТР Дәүләт Советы һәм муниципалитетлар эшчәнлеген яхшы яктырту (ТР Дәүләт Советы әзерли), икенчесе – кеше хокукларын яклаган өчен (Казан шәһәре мэриясе тапшыра) һәм өченчесе –Татарстан Республикасы гражданнарын кабул итүдә һәм аларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүдә үрнәк эш өчен (ТР Профсоюзлары Федерациясе тапшыра).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International