ТР юстиция министры М.М.Корманов РФ Югары Судының Суд коллегиясе утырышында
2007 елның 9 апреле, дүшәмбе
2007 елның 4 апрелендә ТР юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советы вәкиле һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкиле сыйфатында РФ Югары Судының Граждан эшләре буенча суд коллегиясе утырышында катнашты. Анда И.Г. Ибраһимов, А.М. Галимов һәм башка гражданнарның “Татарстан Республикасы Әлмәт районының һәм Әлмәт шәһәренең чикләрен үзгәртү турында” 03.09.2003 елдагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына һәм “Әлмәт районының һәм Әлмәт шәһәренең чикләрен үзгәртүне раслау турында” 01.10.2003 елдагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына дәгъва белдерүләре турында кассация шикаяте каралды.
Россия Федерациясе Югары Судының Суд коллегиясе карары белән югарыда телгә алынган каралар законнарга тулысынча туры килә дип танылды, гариза бирүчеләрнең шикаятьләре кире кагылды.